50 яшькә котлау кыш туганнарга

Кара әле дустым тәрәзәгә
Ап-ак карлар яуган тирә-якта
Туган көнең белән котлый
Сине бүген табигатьтә хәтта.
Нәрсә бүләк итим микән дустым
Бу шатлыклы туган көнеңдә
Кулларымнан килсә бер йолдызны
Бүләк итәр идем кимендә.
Күктән кояш балкып торсын
Нурлар сибеп йөзеңә
Иң яраткан матур кошлар
Сайрасыннар һәр көндә.
________дустым килдек бүген
Синең__________яшеңә
Шушы яшьне биреп булмый
Күз тимәсен үзеңә.
Матур елмайган йөзләрең
Нурлар чәчкән күзләрең
Җитез хәрәкәтләр белән
Йөгереп йөрүләрең
Яшь кызларны хәтерләтә
Һич алдашып әйтмимен
Мәңге шулай яшь булып кал
Сиңа шуны телимен.
Балаларың бик тәртипле
Тәрбияне биргәнсең
Әни диеп өзелеп торсын
Киявең һәм киленең.
Бик зур рәхмәт әйтәмен
Чакырганга туган көнгә
Шулай матур аралашып
Яшик әле гел бергә.

подрись

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *