8 мартка котлаулар

с днем рождения8 мартка котлаулар!!!

Кадерле хатын-кызлар — әниләр,
әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын
күңелдән 8 Март бәйрәме белән
котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр
телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл
бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-
сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!

Сезнең белән без бит мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле, олы җанлыбыз.
Сезнең белән шатлыгыбыз арта,
Сезнең белән кими кайгыбыз.
Елмаюлар сезнең илһам бирә,
Мөлдерәмә күңел бушана.
Сездән башка, без беркем дә түгел.
Бездән башка, сез дә — шул чама.

Безнең күңел сиңа һәрчак
Тели иң изге теләк.
Җир йөзендә синнән башка
Беркем юк кадерлерәк.

Бәйрәмегез котлы булсын,
Коннәрегез якты торсын.
Шатлык, бәхет,сәләмәтлек,
Сездән бердә китми торсын.

Язның беренче бәйрәме,
Гүзәл хатын — кыз көне,
Шул вакытта ачыла инде,
Бар егетләрнең теле :
Дөньянын иң чибәр кызы,
Котлыймын бәйрәм белән,
Шигырь юлларыма кушып,
Чәчәк бәйләме бирәм,
Сәламәт бул,озак яшә,
Елмай да син ,көл генә,
Сөеп — сөелеп кенә тор,
Игътибар булсын көн дә!!!

Яз бәйрәме төсле, назлы шул сез,
Күз алмаслык ,хуш китәрлек — матур бит сез.
Нечкә күңелле, чын саф сөюле, сихери көчле,
Яз кояшы төсле җылы, ләззәт бит сез.
Кимемәсен беркайчанда булган хисләр,
Нурлы булып янсын сезнең ,сихри күзләр.
Чын йәрәктән телим сезгә — изге теләк,
Буыннарның дәвамына сез бик кирәк.

Көннең яктылыгы кояшта,
күкнең матурлыгы йолдызларда,
җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
Сине шул җир йөзен бизәген
халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим!
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,
рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,
табигатьнең самимилеген өстәп,
күңелеңә шатлык, тәнеңә сихәтлек,
өеңә иминлек алып килсен.

8 мартка котлаулар

Татарча — русча плейкастлар заказ бирергә vk.com/id28147324

котлаулар плейкасты

 

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *