Абыема

Хөрмәтле абый, яраткан туганыбыз
Безнең өчен якын кадерле.
100 яшькәчә аңа гомер телик,
Бүләк итик хөрмәт — кадерне.
Без телибез сиңа сәламәтлек
Сөеп яшә, туган һәр көнгә.
Сөйгән ярың булсын янәшәңдә,
Сөендереп торсын балалар.
Бу дөньяда тулы бәхет өчен,
Моннан артык тагын нәрсә бар?
Елларыңны абый санамыйбыз
Үткәннәре бар да безнеке.
Яңгырлары белән җәйләр килсен,
Уңышлары булсын көзнеке.
Хатын — кызлар сиңа сокландылар,
Әле дә сокланалар минемчә.
Аларны да мәһрүм итмә инде,
Шаяртырга кирәк җиңелчә.
Намусың чиста, гайбәт сүзләр йөрми.
Җиткермәдең күргән — белгәнне.
Маңгай сырың, чал чәчләрең сөйли,
Егет башы күпне күргәнне.
Кулларыннан килсә, зиһенне дә
Биреп барыр иде, бурычка.
Еллар үткән саен һөнәрең арта,
Шаккатабыз синең бу эшкә.
Безгә калса, абый,
Теләкләр жәл түгел.
Әй, телибез сиңа теләкне,
Исәннекләр бирсен, Ходай сакласын
Күпне күргән изге йөрәкне.

подрись

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *