Все записи автора наиль кашапов

Кадерле Абыема

Күпме булса җирдә изге теләк,
Мин телимен сиңа барын да.
Ак чәчәкләр кебек, бәхет яусын,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.
Юллар кебек, озын гомер сиңа,
Кайгы җиле бер дә тимәсен.
Заман сынаулары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.
Тулы тормыш белән яшисең син,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәр кемгә.
Бәхет белән саулык, сәламәтлек
Ходай бирсен сиңа һәр көндә.

Һәр эшне коеп куясың,
Синең алтын кулларың.
Кай җирләрдә йөресәң дә
Уңсын синең юлларың.
Күңелеңнең бакчасында,
Гөлләрең чәчәк атсын.
Күсәткән яхшылыкларың
Изгелек булып кайтсын.
Уңганнарны, Ходай күрә,
Җан биргәнгә, юнь бирә.
Барлыкның кадерен белеп,
Яшик абыем бергә.

Миннән теләк, сәламәт бул
Һәр эшкә дә җитсен көчең.
Бәхетле көннәр китерсен
Һәр туар таң синең өчен.
Җирдә чишмә, күктә кошлар
Сиңа атап җыр җырласын.
Дус — ишләрең, туганнарың
Сине шулай гел зурласын.

подрись

Әнием, күз нурым

папа мамаТуган көнең белән сине, әнием, күз нурым!
Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Читать далее Әнием, күз нурым

Рәхмәт сузе әнигә

папа мамаРәхмәт, әнкәй, тудырганың өчен,
Аяз көннәр булсын җаныңда.
«Бисмилләһ» дип син шатланып уян
Гомереңнең һәрбер таңында.

Ныклы иман һәрчак юлдаш булсын
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең. Читать далее Рәхмәт сузе әнигә

Комеш туй

туйКадерле әти-әни! Сезне гомер юлындагы истәлекле комеш туегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергэ мөмкин түгел. Безнең өчен хәрчак урнәк сез, кешеләргә ихтирамлы булдыгыз. Читать далее Комеш туй