Беренче сентябрь

укытучыгаБеренче сентябрь – Белем көне. Бу көнне беренче кыңгырау янгырый мәктәпләрдә.

1 сентябрь һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк!

Нәни дустым, бәйрәм белән
Сине кояш та котлый
Ал нурларын сибә-сибә
Ул янәшәңнән атлый.
Мәктәп дигән серле дөнья
Белем эстәргә дәшә,
Укытучы апаң – терәк
Булыр һәрчак янәшә.

укытучым

Чәчләреңә кунган ак күбәләк,
Шатлык очкыннары йөзеңдә.
Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән
Күбәләккә охшаш үзең дә.
Ашкына да, талпына да бүген
Леп-леп типкән нәни йөрәгең.
Озатасың, изгеләрдән изге
Сабыйлыкның соңгы көннәрен.
Җуелмаслык хатирәләр калыр
Мәктәптәге тәүге көнеңнән.
Иң башыңа күрә йөгең дә бар –
Син җаваплы кеше бүгеннән.

Кадерле укытучым!
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп саклагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.
Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә.
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелгән.
Рух ныклыгына таянасыз,
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез

Роза Сахабутдинова — Беренче сентябрь 

Р.Сахабутдинова кое, сузлэре

Шундый матур, шундый якты безнеӊ мәктәп,
Көндә килә барасы.
Күнелле булла икән бит ул дусларым
Өй һәм мәктәп арасы.

Куш:
Урамда сентябрь кояшлы сентябрь
Ә мин мәктәп баласы
Укытучы апам чәчәк кочагында
Мәнге юк онытасым.

Укытучы апам булса да күп хатам
Куймас кебек икеле
Әлифба эчендә әшәгән хәрефләр
Минем дуслар шикелле.

Бер, ике, өч, дурт, биш, алты, җиде, сигез
Өйрәндем мин санарга
Атлаган саен мин саныйм да саныймын
Һич тынгы юк санларга.

Белем көне белән сине,
Беренче укытучым!
Сабый чактан ниятләрне
Туры юлга салучым.
Бу җиһанның матурлыгын
Күрергә өйрәттең син.
Беренче дәресегезне
Бүген дә хәтерлим мин.
Белем орлыгы салдыгыз
Һәрбер нәни күңелгә!
Шул күңелдән инде бүген
Изге теләк түгелә.
Саулык юлдаш булсын сезгә,
Сабыр булып калыгыз!
Бүгенгедәй яшь булыгыз-
Иң-иң гүзәл чагыгыз.

Өйрәттең син хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга,
Күзәттең син һаман гомерем юлын
Ялгышларым булса төзәттең,
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәттең.
Кыенлыклар килсә әле дә син,
Бирешмә! – дип гүя дәшәсең
Күңелемдә шулай гомерем буе,
Укытучым, син гел яшәрсең!

 

Плейкастныӊ авторы минем якын дустым Резеда Кильметьева

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *