Кадерле Абыема

Күпме булса җирдә изге теләк,
Мин телимен сиңа барын да.
Ак чәчәкләр кебек, бәхет яусын,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.
Юллар кебек, озын гомер сиңа,
Кайгы җиле бер дә тимәсен.
Заман сынаулары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.
Тулы тормыш белән яшисең син,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәр кемгә.
Бәхет белән саулык, сәламәтлек
Ходай бирсен сиңа һәр көндә.

Һәр эшне коеп куясың,
Синең алтын кулларың.
Кай җирләрдә йөресәң дә
Уңсын синең юлларың.
Күңелеңнең бакчасында,
Гөлләрең чәчәк атсын.
Күсәткән яхшылыкларың
Изгелек булып кайтсын.
Уңганнарны, Ходай күрә,
Җан биргәнгә, юнь бирә.
Барлыкның кадерен белеп,
Яшик абыем бергә.

Миннән теләк, сәламәт бул
Һәр эшкә дә җитсен көчең.
Бәхетле көннәр китерсен
Һәр туар таң синең өчен.
Җирдә чишмә, күктә кошлар
Сиңа атап җыр җырласын.
Дус — ишләрең, туганнарың
Сине шулай гел зурласын.

подрись

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *