Кияүнеӊ рәхмәт сүзләре

туйКияүнеӊ рәхмәт сүзләре туйда әти-әниләргә, туганнарга, дусларга.

 

Хөрмәтле дуслар (иптәшләр), туганнар, әти …….. һәм әни ……….,  абый (энем, сеӊлем, апам) ………, бабай (кәләш әтисе) ………, әби (кәләш әнисе)…………….. .

 

Мин бүгенге көнгә кадәр, җәмгыятьнеӊ күзәнәге — гаилә кору турында уйлаймый идем. Күрәсеӊ минем дә вакыт җитте. Бала чакны, яшь вакытны, бүгенге көнне уйлыйм да үземне бу дөньяда иӊ бәхетле ир ат итеп хис итәм.

Рәхмәт әйтәсем килә ерак араларны якын итеп килгән, һәрчак ярдәм итәм дип торган дусларга. Рәхмәт сезгә.

Рәхмәт әйтәсем килә безне хөрмәт итеп килгән туганнарга. Бүгенге көннән минем туганнар математик яктан ике тапкырга артты. Рәхмәт сезгә туганнар.

Аерым рәхмәт әйтәсем килә бердән – бер, минем өчен җан атып торган энемә (абыйга, апага, сеӊлемә) ……… Рәхмәт сиӊа ………

Рәхмәт бабай ……………. һәм әби ………….., шундый матур, ягымлы, үрнәк, сөйкемле кыз, хәзер инде минем тормыш иптәшем, устергән өчен, һәм мине уз малайлары шикелле кабул иткән өчен.

Минем тормышта иӊ изге, иӊ кадерле олы кешеләр — әтием белән әнием. Рәхмәтнеӊ иӊ олысын, иӊ ихласын аларга җиткерәсем килә. Яшәү биргән әтигә. Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак. Үземне яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урынымны табарга өйрәткәне һәм өйрәтеп кенә түгел, үзе дә нәкъ шулай яшәгәне өчен мин әткәемә зур рәхмәтле. Җан биргән әнигә. Рәхмәт әни  мине бәхетле һәм мәхәббәтле иткән өчен , аларныӊ кадерен белеп яшәргә өйрәткән өчен. Рәхмәт һәр көн өчен, күктә кояш, йөзендә елмаю балкып торган өчен. Рәхмәт шатлыкта, авырлыкта һәрчак минем янда  булганга. Рәхмәт барысы өчен.

Әти-Әни һарчак тырыштыгыз

Мине хәвефләрдән сакларга

Чын күӊелдән мин дә тырышырмын

Сезнеӊ ышанычны акларга

 

Рәхмәт барыгызга да дусларга, туганнарга, әниләр һәм әтиләргә. Хөрмәт итеп килгәнегез, безнең шатлыклы бәйрәмебезне уртаклашканыгыз өчен. Бары тик бер генә сүз — рәхмәт. Күңел түремдәге иң моңлы һәм нәзек кылларыннан чыккан ихлас рәхмәт сезгә барысы өчен.  Рәхмәт шулай ук мәҗлесебезне һәръяклап оештырган алып баручылар белән җитештерүче-пешерүчеләргә. Барыгызга чын күңелдән рәхмәт!

 

подрись

 

 Гастук-күбәләкләр тегелә заказ буенча

бабочки на заказ казань

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *