Кыз балага әнидән

Кызым — минем алтыным
Син мәхәббәт җимешем,
Шундый саф син, әйтерсең лә
Челтерәп аккан инешем.

Эчкерсез, йомшак һәм назлы
Гөнахасыз йөрәк пәрам,
Нәфислегең, чисталыгың-
Йөрәгемә кайнар дәвам.

Бәхетле бул, кайгы күрмә
Бул син гел дә янәшә,
Тормышыңнан тәмнәр табып
Мәңге-мәңге рәхәт яшә.

 

Кызым, бүген синең туган көнең
Ул көн гаиләбезгә шатлык өстәде.
Ак биләүдә яткан вакытыңда
Бигрәк алсу иде йөзләрең.

Бүген инде зифа буйлы сылу
Чәчәк кебек нәфис чакларың.
Дәртле, ташкын кебек ярсу,
Матур үтсен синең язларың.

Сәламәт бул, кайгы-хәсртә күрмә,
Син елмайсаң, арта көчебез.
Көләч йөзең мәңге сүрелмәсен,
Бәхетле бул, газиз кешебез!

 

Туган көнең синең кызым!
Телик изге теләкләр!
Бәхетле бала булсын дип
Яна безнең йөрәкләр.

Ай кызым син күз нурым!
Янәшәдә йолдызым.
Мәхәббәтебез җимеше
Куанычы тормышның.

Шатланып бер елмаюың
Сихәт бирә йөрәккә.
Һәр көн әйткән яңа сүзең
Сөендерә бигерәк тә!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *