Рәхмәт сүзе кәләштән1

туйРәхмәт сүзе кәләштән1

Хормәтле дуслар, туганнар, әниләр һәм әтиләр.

Бүгенге көнгә кадәр бер дә уйламый идем туган йортны, әти-әниемне калдырып башка урында, башка кеше янәшәсендә яшәргә кирәк дип. Табигаттә дә  кошлар  әтиләре корган оясында әнкәләре китергән җимне чүпләп үсәләр дә, канат ныгыткач үзләре офыкка хуҗа булып үз оясын коралар, Күрәсең, минем дә шул кошлар шикелле үз күгемә, үз ояма   [ир исеме] белән бергә ия булыр вакытым җиткәндер.

Узганнарны, бүгенгесен уйлап мин үземне бүген бик бәхетле хатын-кыз  итеп хис итәм.

Кадерле ирем, кара әле, биредә мул остәлләр янында безне бары хөрмәт иткән, яраткан кешеләр генә җыелган. Менә ерак араларны якын итеп килгән, минем эч серләремне уртаклашкан, кирәк чакта ярдәм иткән  дуслар, йөз сум акчаң булганчы йөз дустың булсын диләр — чын сүзләр, рәхмәт сезгә дусларым. Дуслардан да якынрак туганнар. Туганнар дигәндә минем инде хәзер, яңа туганнар бар!  Сезне үзебезнең  беренче шатлыгыбызны уртаклашуга килүегез өчен бик зур рәхмәт.

Арыем рәхмәт әйтәсем килә минем өчен җанымның бер өлеше булган бердән бер сеӊелемә. Шатлыкта да, борчуда да без – туганнар, мин аӊы бик яратам сеӊлем дә  минем өчен җан атып тора, рәхмәт аӊа.

Мин тиктомалга гына  әниләр һәм әтиләр дип  әйтмәдем. Минем бүгенге көннән икенче әтием белән әнием дә бар. Рәхмәт аларга мине шулай үз кызлары шикелле күреп килен итеп төшергәннәре өчен.

Минем тормышта иң изге, иң кадерле сүзләр белән әйтеп бетергесез кирәкле олы кешеләр — әтием белән әнием. Минем бүген рәхмәтнең иң олысын иң ихласын аларга җиткерәсем килә. Җан биргән әнием, яшәү биргән әтием   рәхмәт сезгә барысы өчен: гомерем, балачагым, яшьлегем, белемем, өс-башым, борчусыз яшәешем, тормыш офыгында йөзәрлек нык канат биргән  өчен.

Әйе, мин бәхетле. (Ир исеме) мин хәзер үземнең бәхетемне синең кулларыңа тапшырам. Әгәр минем бәхетемне саклап яшәсәң, мин синең дөньяда иң бәхетле ир булуың өчен барлыгым белән тырышып яшәячәкмен, кадерлем. Шуларны уйлыйм да, мин үземне бик бәхетле дип уйлыйм. Һәм бу бәхетебез уртак булыр дип ышанам….

Рәхмәт барыгызга да дусларга, туганнарга, әниләр һәм әтиләргә. Хөрмәт итеп килгәнегез, безнең шатлыклы бәйрәмебезне уртаклашканыгыз өчен. Бары тик бер генә сүз — рәхмәт. Күңел түремдәге иң моңлы һәм нәзек кылларыннан чыккан ихлас рәхмәт сезгә барысы өчен.  Рәхмәт шулай ук мәҗлесебезне һәръяклап оештырган алып баручылар белән җитештерүче-пешерүчеләргә. Барыгызга чын күңелдән рәхмәт!

подрись

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *