Рәхмәт сиңа, Укытучым

укытучыгаҖир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучыга, дияр идем, башым иеп.

 

Укытучым, сөеп, назлап
Гөлбакчамда гөлләр үстердем.
Гөлләремне бүләк итеп,
Укытучым, сиңа китердем.

Балаларның теле- кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез –
Сез иң галим кеше икәнсез.

Елмаеп каршы чыктыгыз
Башлап мәктәпкә килгәч.
Оялып башларны идек
Апабыз, сезне күргәч.
Кулга-кул тотынышып
Белем иленә киттек.
Ял ңитсә апа, сезне
Шундый сагынып көттек.
Бар көчегезне салдыгыз
Безгә белем бирүдә,
Йөрәкләрне яуладыгыз
Яраттык бер күрүдә.
Сезнең сөйкемле йөзегез
Сакланыр күңелләрдә.
Ә белемнәр ярдәм итәр
Гел югары үрләргә.
Без телибез бүген сезгә
Шатлыкларның иң олысын,
Кайда гына барсагыз да
Юлларыгыз гел уңсын.

Кайгырганда юатучы,
Безнең өчен ут йотучы,
Гаделлеккә өйрәтүче,
Рәхмәт сиңа, Укытучым!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *