Сценарий 8 мартка

с днем рождения

8 мартка сценарий.

 

 

 

1нче алып баручы. Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Яз ул өметләр һәм аңлаешсыз ниләрдер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?

Барлык гүзәл затларны чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез Йөзләрегездән һәм күңелләрегездән шатлык хисләре китмәсен!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: “ Җәннәт – аналар аяк астында”, — дип әйтә торган булган. Чынлап та, ана булса – бала өчен җәннәт аның кочагында, аның аяк астында. Тиккә генә олылар балага теләк теләгәндә: “ Ата-аналы, алтын канатлы булсын”, — дип теләмиләр бит.

2нче алып баручы.

Елмайса, йөзеннән аңлыйм

Әнкәемнең теләген.

Дөнья киңлегенә тиңлим

Әнкәемнең йөрәген.

 

Әнкәй сиңа бүләк итәм

Бөтен дөня гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын

Әнкем, гомерләрең.

Ана! Нинди бөек исем бу! Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр!

Сабыйның дөньга туып аваз салуы – аналар күңелендә онытылмаслык куаныч көнедер. Сабый дөньга килгән сәгатьтән үк ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы карашын тоеп яши.

Ана өчен бала – җир йөзендә бер нәрсә белән дә тиңли алмаслык, кадерле йөрәк парәсе. Еллар үтеп без нинди генә яшькә җитсәк тә, без газиз әниләребез өчен бала булып калабыз.

 Аналарга багышланган җыр яңгырый.

1нче алып баручы.

Ана күңелен аңлап булмый, диләр,

Аңлап була, күңелең теләсә.

Алар безгә изге фатыйхасын,

Күңел көткән моңын өләшә.

Мең кисәккә бүлә бер йөрәген,

Ә үзендә соңгы кисәге.

Анысы да шулай өзелеп тибә:

“ Балам дигән, кеше булып үс әле”.

Әнә шуны онытмаса бала,

Адашмыйдыр чиксез далада.

Нинди авыр үрләр очраса да,

Юлын таба беләә анага.

Юлын тапкан – бәхет тапкан булыр,

Дустым, шуны син дә онытма.

Әни догалары истән чыгып,

Әче язмышларга юлыкма.

Сөендерми аны зур урыннар,

Хәтта буй җитмәслек тәхет тә.

Синең якты һәм мактаулы юлың,

Ана өчен җыр ул, бәхет тә.

2нче алып баручы. Борынгы Римда хатын-кызлар көне билгеләнгән. Бу бәйрәм матрон дип аталган. Бу көнне хатын-кызлар үзләренең ирләреннән бүләкләр алганнар, мәхәббәт һәм игътибар үзәгендә булганнар. Хатын-кызлар үзләренең яхшы киемнәрен киеп алла Веста чиркәвенә барганнар. Бу йорт учагын саклаучы храм була. Хәтта кол хатын-кызларга да бу көнне ял бирелгән, көндәлек эшләрдән азат ителгәннәр һәм бүләкләр биргәннәр.

Бү\генге көндә хатын-кызлар көне 8 март тарихы – ул хатын-кызларның үз хокуклары өчен көрәш тарихы. Нью-Йоркта 1857 елның 8 мартында тегү һәм аяк киеме фабрикасы эшче хатын-кызлары манифестка җыелганар. Алар үзләренә сайлау хокукы бирүне сраганнар, шулай ук эш шартларын яхшыртуны: 10 сәгатьлек эш көне, коры эш урыннары, ир-атлар елән тигез хезмәт хакы. Бу вакытта хатын-кызларга ирләрдән аермалы буларак тәүлегенә 16 сәгать эшләргә туры килә, ир-атларга 10 сәгатьлек эш көне була. Ярты гасыр узгач, 1908 елның 8 мартында Америка хатын-кызлары яңадан митинка чыгып балалар хезмәтен туктатуны, фабрикаларда эш шартларын яхшыртуны һәм яңадан хатын-кызларга тавыш бирү хокукын таләп итәләр. Бер елдан Америкада февральнең соңгы якшәмбе көне хатын-кызлар көне дип билгеләнә.

1алып баручы. 1910 елны Копенгагенда Халыкара хатын-кызлар конференциясендә Клара Цеткин Халыкара хатын-кызлар көне 8 март бәйрәмен бәйрәм итү тәкъдиме белән чыга. Бу барлык ил хатын-кызларын тигезлек өчен көрәшкә чакыру булып яңгырады. Бу тәкъдим кире кагылды. 1911 елда бу бәйрәм 19 мартта Австрия, Дания, Германия, Швейсарияда билгеләп үтелә. Хатын-кызлар хокукын яклауда милионлаган кешеләр манифестларда катнаштылар. Икенче елны бәйрәмне 12 майда билгеләп үтәләр.

Бер елдан соң беренче тапкыр хатын-кызлар көне безнең илдә – Петербургта билгеләп үтелә. Совет хөкумәтенең беренче елларыннан ук Халыкара хатын-кызлар көне 8 март дәүләт бәйрәме. 1965 елдан ял көне.

Россиядә 8 март – ул бердәнбер бәйрәм, бу көнне ир-егетләр хатын-кызларга, әниләргә, әбиләргә, апа-сеңелләргә чәчәкләр, бүләкләр бүләк итәләр.

2нче алып баручы.

И хатын-кыз!

Әгәр син булмасаң,

Сүнәр иде дөнья,

Булмас иде җирдә тереклек.

Әйе, чыннан да, тереклек булмас иде. Ә уйлап карасаң, бу тереклекне дәвам иттерүче, яшәртүче, аңа җан бирүче дә хатын-кыз бит. Хатын-кызның тормышыннан канәгать булып, ихластан елмаюы зәңгәр күктә кояш балкуына тиң. Хатын-кызның елмаюы –яшәвебезнең бәлзәме, көн күрүебезнең иминлеге, милләтебезнең киләчәген раслаучы билге. Ана гасырлар буена борчылу һәм кайгы-хәсрәтләр йөген үз иңнәрендә күтәреп бара.

 

Бездәге барлы яхшылыклар әнидән. Без әниләребездән эчкерсез мәхәббәткә, изгелеккә, зирәклеккә өйрәнәбез.

1нче алып баручы. Ә хәзер берничә сорауга җавап биреп алыгыз әле:

  1. Иң кечкенә ансамбльне әйтегез. (2 кешелек дует).
  2. Иң түбән ир-ат тавышы. (Бас).
  3. Яраткан кешеңнең төнлә тәрәзә каршында лирик җыры ничек атала? ( Серенада).
  4. Югары музыкаль уку йорты. (Концеватория).
  5. Хатын-кыз күлмәгенең өч классик озынлыгын әйтегез. (Мини, миди, макси).
  6. Нинди төсләрне бутаганда яшел төс килеп чыга? Зәңгәр, сары).
  7. Нәрсә ул натюрморт? (Азык-төлек, яшелчәләр, җиләк-җимеш, чәчәкләр, савыт-сабалар композициясе).

2нче алып баручы.

Ана! Ана!

Син куш йөрәкледер,

Кәүсәр сеңгән синең күңелгә.

Баштан сыйпап бер елмайдың исә,

Бөтен дөнья ямьгә күмелә.

 

Ана булу – изгелекнең таҗы,

Дөньяда иң олы дәрәҗә.

Ана кеше һәрбер баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

 

Ана сиңа гел яхшылык тели,

Гаепләрең булса – кичерә…

Тугрылыклы калыйк, гомер буе

Ана дигән күркәм кешегә.

 

Хәзер уеннар уйнап алабыз:

  1. Үзеңнең кигән костюмыңны (күлмәгеңне) күрсәтү (продемонстрировать).
  2. Баш түбәсендә китап йөртү.

1нче алып баручы.

Ана күңеле кебек җылы, нурлы,

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзенд һичбер диңгез юк.

Зур үскәч тә әле, бәла килсә,

Таянасың аның иңенә.

Бары аңарга лаек бер генә тиң,

Ул да булса Туган ил генә.

Бәйгебезнң бу бүлеге шигырь юллары белән бәйле. Мин сезгә танылган шагыйрьләребезнең шигырьләреннән өзекләр тәкъдим итәм, ә сез аларны дәвам итәрсез, яки аның исемен, авторын әйтерсез.

  1. “Күгәченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында…” (Җ. Тәрҗеманов “Иң матур җыр”.

  1. “И туган тел, и матур тел

Әткәм-әнкәмнең теле!..” (Г. Тукай “Туган тел”)

  1. “ –Син яраткан иң матур сүз

Нинди сүз, әйт, бәбкәем?” (Н.Исәнбәт “Иң матур сүз”

  1. “ Көннәр якты булсын өчен…” (Р. Миңнуллин “Әни кирәк”).

2нче алып баручы. Әти-әниләргә булган хөрмәтләү хисләре җырда гына түгел, халкыбызның зирәк акылы иҗат иткән мәкальләрдә дә киң чагылган, әйдәгез әле мәкаль әйтеп уйнап алыйк.

Уен: “Мин башлыйм, син дәвам ит”.

  1. Алтын кадак атаң бар, көмеш кадак анаң бар.
  2. Ана яхшылыгын, авыргач белерсең.
  3. Ата – беләк, ана – йөрәк.
  4. Атаңны башыңда тот, анаңны учыңда тот.
  5. Бала телен ана белер.
  6. Әнкәм йорты – алтын бишек.
  7. Әткәй шикәр, әнкәй бал.
  8. Өйнең яме – ана белән.

Шарлар белән уеннар.

  1. Татарча такмаклар яки татар халык җырын башкарырга.
  2. Әниләр турында җыр башкарырга.
  3. Бәйрәм белән котларга.
  4. Теләгән биюеңне башкарырга.

1нче алып баручы. Ана баласының якын дусты һәм киңәшчесе ул. Беркемгә дә сөйли алмый торган эч серләреңне анага, тик анага гына сөйләргә була. Үсеп кеше булгач та ана баласын онытмый, авыр вакытларда аңа беренче булып ярдәм кулын суза. Менә нинди тиңдәшсез кеше ул ана.

1997 елдан безнең илдә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә аналар көне билгеләп үтелә. Ниди генә өлкәдә хезмәт итмиләр безнең газиз аналарыбыз! Аларны санап бетерерлек тә түгел Күп бала табып үстерүче аналарга хөкүмәтебез тарафыннан медальләр, орденнар бирелә. Мәсәлән “ Ана даны” ордены төрле дәрәҗәдә. Бүгенгесе көндә бала табуны арттыру буенча ана капиталы бирелә. Ананың бөеклеге дә шунда – ул илебезнең һәр почмагында, намус белән хезмәт итә алырлык, белемле, сәләтле, тырыш балаларын үстереп Ватаныбыз кулына тапшыра. Аннан соң кош теледәй генә хатлар яки изге хәбәрләр көтә.

2нче алып баручы. Синең өчен кайгыртучы әниең булу – нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.

Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган ананы олылыйк! Дөньяның бөтен матурлыгы анада.

Хөрмәтле хатын-кызлар! һәммәгезне дә 8 март бәйрәме белән котлыйм.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Елмаеп, көлеп торсын.

Язгы кояш нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын.

 

Сәламәтлек юлдашыгыз,

Тату матур тормышыгыз,

Күңел сөйгән хезмәтегез –

һәрбарчасы мулдан булсын.

Сау булыгыз!

1нче алып баручы. Хәзер бәйрәмне чәй табыны артында дәвам итәбез.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *